Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада тагын өч контрактчыны хәрби операция урынына озаттылар

Хәрбиләр 80 нче арктик бригадада хезмәт итәчәк.

17 июньдә тагын өч кеше Түбән Кама хәрби комиссариатыннан МХО зонасына контракт буенча хезмәт итәргә китте. Бу хакта НТР 24 хәбәрчесе хәбәр итә.

Хәрбиләр 80 нче арктик бригадада хезмәт итәчәк.

Элегрәк без Түбән Кама хәрби комиссариатында эшләүче ике хезмәткәрнең ирләре Саклану министрлыгы белән контракт төзеде дип язган идек. 

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче 2 аенда 700 мең сум акча алачак. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулыракк мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча яки +7 917 292 26 12, +7 965 58 97 850, +7 965 58 97 298, +7 (8555) 44-04-17 телефон номерлары буенча алып була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев