Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗат фестивале узачак
«Йөрәктән йөрәккә» фестивале ел саен уздырыла.
Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗат фестивале узачак.
Чара 4 декабрьдә Халык иҗаты йортында узачак. Фестиваль инвалидлар декадасы кысаларында оештырыла.
Башта кунаклар өчен декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе ачылачак, ә 14 сәгатьтә концерт башланачак.
«Фестивальдә сез батыр кешеләрнең гадәттән тыш талантлы булуларына тагын бер кат ышана алачаксыз», — дип билгеләп үтте социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев