Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада рәссамнар «Кам Он» программасы кысаларында йортларда мураллар ясый башлады

Мурал - йорт диварларындагы зур рәсемнәр.

Түбән Камада рәссамнар «Кам Он» паблик-арт программасы кысаларында беренче муралларны (йорт диварларындагы зур рәсемнәр) ясый башладылар. Аны «Сибур» компаниясе шәһәр администрациясе белән берлектә гамәлгә ашыра. 

Рәссам Алексей Таракин Тынычлык проспектындагы 5 нче йортның фасадына мурал ясау белән шөгыльләнә. Аңа югарыда эшләргә туры килә, ләкин тәҗрибәле оста өчен бу яңалык түгел. Үзенең иҗади эшчәнлеге дәвамында Алексей бөтен ил буйлап 100 йортны бизәүдә катнашкан инде. Хәзер ул мондагы йорт диварына сурәтләр ясый. «Чынбарлык яхшырак чагылсын өчен биредә һәр күләгәне бик җентекләп ясарга кирәк. Бу бик мөһим. Яхшы иллюзия тудырырга ярдәм итә», — дип аңлатты рәссам. 

Бу муралны ясауның максаты — кешеләрнең элекке көнкүреш әйберләрен сурәтләү һәм моны 3D-рәсем рәвешендә башкару. Күләмле сурәт аеруча нәтиҗәле күренәчәк. Проектны төрле шәһәрләрдән җыелган «Спектр» рәссамнар командасы гамәлгә ашыра. 

«Рәсемнең төп үзенчәлеге — ул бер ракурстан күренә. Рәсем күләме бер ноктадан җыела. Кеше эшкә барганда яки эштән кайтканда безнең эшләрне күреп алачак һәм ул моның рәсем генәме яки йортның конструкция өлеше чыгып торамы икәнен аңламаячак», — дип сөйләде «Кам Он» паблик-арт программасын оештыручыкуратор Константин Рахманов. 

Түбән Кама йортларындагы картиналарны төрле шәһәрләрдән төрле стильләрдә һәм юнәлешләрдә иҗат итүче рәссамнар ясаячак, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә — шәһәрнең гүзәллеге. 

Муралларны эшли башлаганчы, проект командасы зур тикшеренү эшләре алып барган. Түбән Каманың тарихи үзенчәлеген һәм аңа татар мәдәниятенең, сәнәгатенең, табигатенең йогынтысын өйрәнгән, шәһәр халкының фикеренә дә колак салганнар. Муралларның эскизлары шул җыелган барлык мәгълүмат нигезендә эшләнгән. 

«Бу йортларның фасадларын 10 нан артык мурал бизәячәк, өстәвенә, бу шәһәр урамнарында барлыкка киләчәк арт-объектлар. Пространствоны ниндидер арт-галереяга әверелдерәчәкбез. Ул шәһәр халкына, шәһәр кунакларына ошар һәм Түбән Каманың бизәге булыр дип өметләнәбез», — ди "Түбән Кама Нефтехим«ның «Корпоратив коммуникацияләр һәм брендинг» юнәлеше җитәкчесе Ранис Хәлилов.

«Кам Он» паблик-арт программасы — «Сибур» һәм шәһәр администрациясенең уртак проекты. Ул шәһәрне сәнгать ярдәмендә бизәү, аңа индивидуаль колорит бирү өчен эшләнгән. «Кам Он» Түбән Кама белән якыннанрак танышырга, киләчәккә йогынты ясауны хәзерге заманнан башларга тәкъдим итә.

«Паблик-арт фестивале — ул шәһәр, халык һәм сәнгать багланышлары. Бу яңа образ. Моның турында әле күп сөйләячәкләр һәм фикер алышачаклар. Бу хакта хәтта Россия күләмендә сөйләргә була. Без шәһәрнең матурлыгын, гүзәллеген киңрәк яктыртырга телибез», — дип сөйләде Түбән Кама районы брендингы һәм коммуникацияләр бүлеге начальнигы Елена Чуракова. 

Икенче муралны Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 12 нче йорт фасадына Дагыстан рәссамы Андрей Калугин ясый. Ул Байкал аръягында граффити паркы булдыруда катнашкан, Осетиядәге кыяларга сурәтләр ясаган, Махачкала һәм Дербентта мураллар төшергән. Аның эшләреннән игелек, җылылык, табигыйлык бөркелә.

«Муралда чәчәк утыртучы малай сурәтләнә. Минем барлык хезмәтләрем кеше һәм табигать турында. Бу сурәт тә искәрмә түгел. Малай барлык кешеләргә табигатьне сакларга кирәклеген искәртә. Чөнки социаль челтәрләргә, гаджетларга бәйле хәзерге замана яшьләре табигатьтән тулысынча читләштерелгән», — диде рәссам Андрей Калугин.

Рәссамнар бер муралны уртача 5-12 көндә ясый. Тиздән Түбән Каманың тагын кайсы йортлары әлеге программага кертелүе билгеле булачак. Әлегә проект командасы маршрутны сер итеп тота. «Кам Он» паблик-арт программасы кысаларында эшләнгән барлык шушы эшләрне көз уртасы җиткәндәрәк бәяләргә мөмкин булачак.

Светлана Шумкова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев