Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада районара торак инспекциясенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

Моңа кадәр әлеге вазифаны Наилә Ихсанова башкарган.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин һәм шәһәр мэры Рамил Муллин дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районара торак инспекциясенең яңа җитәкчесен — Алмаз Гыйззәтуллинны тәкъдим иттеләр.

Элегрәк ул Түбән Кама муниципаль районы Советы аппаратын җитәкләгән.

«Ул стажировканы Чаллыда үтте. Без үзебез өчен шундый форма сайладык: башта эре инспекциядә белгечне «тикшерәбез», аннары билгелибез. Бер генә үтенеч — яратырга һәм ярдәм итәргә», — диде Александр Тыгин.

Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Наилә Ихсанова Түбән Кама торак инспекциясендә 1997 елның 1 июленнән — нигез салынганнан бирле эшләгән, 2003 елда җитәкче булган. Бүген киңәшмәдә Наилә Ихсановага Дәүләт бүләге, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев