Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Поющая волна» фестивале үтәчәк

Фестивальгә быел 8 ел тула.

Быел Түбән Камада «Поющая волна» вокал фестиваленә 100 дән артык гариза килгән.

Ул августта старт алды, хәзер сайлап алу этаплары бара. Конкурсның финалы 29 сентябрьдә «Мирас» мәдәният йортында узачак. Чара көндезге сәгать икедә башлана.

Оештыручылар сүзләренчә, йомгаклау этабына якынча 60 кеше сайлап алынган. Иң яхшыларны 10 номинациядә билгелиләр.

«Поющая волна» фестиваленә быел 8 ел тула. Шушы вакыт эчендә фестивальдә ике меңнән артык вокалист катнашкан. Аны төрле яшь категорияләрендә үткәрәләр. Чикләүләр юк диярлек, иң мөһиме — катнашучы җырлый белсен һәм җырларны яратып башкарсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев