Түбән Камада өйдән чыгып китеп югалган хатын-кызны эзлиләр
Югалган хатын кара полосалы ак футболка, джинс шорты кигән, аякларында — караңгы силикон тапочки.
Түбән Камада 48 яшьлек Анастасия Клюканованы эзлиләр. Ориентирны пәнҗешәмбе төнендә «След» эзләү отряды таратты.
8 августта Анастасия Менделеев урамындагы 2 нче йорттан чыгып китә һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы билгесез.
Югалган хатын кара полосалы ак футболка, джинс шорты кигән, аякларында — караңгы силикон тапочки.
Югалган хатын-кызның кайда булуы турында нәрсә дә булса белгән кешеләргә 102 яки 8 (917) 261-91-71 телефон номерлары буенча мәгълүмат бирүне сорыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев