Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Өченче яшь университеты»нда яңа уку сезоны башланды

«Өченче яшь университеты» проектына алты ел, һәм елдан-ел ул популярлаша бара.

Түбән Камада беренче октябрьдә «Өченче яшь университеты»нда яңа уку сезоны старт алды. 

Кичә сәламәт яшәү рәвеше факультетында беренче лекция булды. Бу юнәлеш төркемендә 70ләп кеше җыелган.

«Өченче яшь университеты» нда сәламәтлек буенча беренче лекцияне медицина профилактикасы буенча белгеч Илмир Вазиков үткәрде. Студентлар белән дөрес туклану кагыйдәләре, иммунитетны ныгыту турында сөйләштеләр.

«Өченче яшь университеты» проектына алты ел, һәм елдан-ел ул популярлаша бара. Пенсия яшендәге кешеләр белемгә һәм актив озын гомерле булуга теләп тартылалар. Бөтен Түбән Кама районы буенча бу уку сезонына дәресләргә мең ярымнан артык кеше язылган.

Сәламәтлек факультетында 70 сәгатькә якын лекция каралган. Дәресләр март уртасына кадәр үткәреләчәк. Аннары барлык студентларга уку узу турында махсус сертификат бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев