Түбән Камада нотариус һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бушлай кабул итәчәк
Кабул итү бүген узачак.
Бүген, 22 гыйнварда, Түбән Камада Татарстан Республикасында омбудсменның җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Әлфия Рөстәмханова белән бергә халыкны кабул итәчәк.
Кабул итү 15:00 сәгатьтә Ахтубинская урамы, 6 йорт, 102 кабинет адресы буенча узачак, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев