Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган фотокүргәзмә эшли

Аны ноябрь ахырына кадәр «База» креатив индустрияләр үзәгендә карарга мөмкин.

Түбән Камада МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә багышланган Бөтенроссия патриотик проектының «Жена героя» фотокүргәзмәсе ачылды. Проект 2022 елның көзендә эшли башлады. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төп максат — хәрбиләрнең гаиләләренә рухи ярдәм күрсәтү. Мин барысын да берләштерергә, ярдәмләшеп яшәсеннәр өчен таныштырырга телим», — дип сөйләде проектның Татарстандагы җитәкчесе, республиканың «Офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» вәкиле Оксана Бородина.

Күргәзмәне ачуда МХОда катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты. Аны ноябрь ахырына кадәр «База» креатив индустрияләр үзәгендә карарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев