Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды

Ул 16 августка кадәр уза.

Түбән Камада 12 августтан 16 августка кадәр мәгариф мәсьәләләренә багышланган гражданнарны кабул итү атналыгы уза.

Беренче көнне үк көндезге өчтән кичке бишкә кадәр КНН директоры Айдар Фәретдинов гражданнарны кабул итәчәк, чара көллият бинасында узачак, 8 (8555) 39-19-01 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Сишәмбе көнне, 16:00 дән 17:00 гә кадәр түбәнкамалылар белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин очрашачак. Язылу өчен телефон: 8 (8555) 47-30-37. Кабул итү Ахтубинская урамы, 6 (526 кабинет) адресы буенча узачак.

Шул ук көнне, 15 сәгатьтән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова кабул итә башлый, бина шул ук, ләкин кабинет номеры 420 нче. Язылу өчен телефон: 8 (8555) 47-33-22. 

Чәршәмбе, 14 августта, 10:00 дән 11:00 гә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Язылу өчен телефон: 8-800-201-16-00, мессенджерларда 8(987) 205-00-63, телефон: 8 (84-32) 38-10-00.

15 августта, 16:00 дән 17:00 гә кадәр Студентлар урамындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Дмитрий Земский кабул итәчәк. Язылу өчен телефон: 8 (8555) 41-71-95.

Шунда ук, әмма 16 августта, 15:00 дән 16:00 гә кадәр халыкны Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова кабул итәчәк. Язылу өчен телефон: 8 (8555) 41-71-95.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев