Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада күчмә тикшерү вакытында ике кешедә тире яман шеше тапканнар

Тикшеренүгә барлыгы 50 кеше килгән.

«Рамус Молл» сәүдә үзәгендәге миңнәрне тикшерү барышында табиб ике түбәнкамалыда базалиома — тире яман шешенең бер төрен тапкан.

Тикшерүне тире-венерология диспансеры мөдире Екатерина Сөнгатуллина үткәргән. Ул бу пациентларны онкологка җибәргән. Тагын биш кеше хирургка җибәрелә. Калган мөрәҗәгать итүчеләргә киңәшләр бирелде, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.

Барлыгы 50дән артык түбәнкамалы табибка үз миңнәрен күрсәтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев