Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Көзге муллык — 2024» дип аталган күргәзмә узды

Көз — муллык чоры. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач, башкалар белән уртаклашыр, тәҗрибәләр туплар чак.

«Берегиня» клубы һәм шәһәр пенсионерлары 13 сентябрь көнне әнә шул шатлыклары белән уртаклаштылар.

«Көзге муллык — 2024» дип аталган күргәзмәне оештыручылар — «Мирас» мәдәният йорты администрациясе һәм «Берегиня» клубы активистлары. Алар Кызыл Чишмә бистәсе «Мирас» мәдәният йортының бик матур итеп бизәлгән икe залында, урыннар хәзерләп, катнашучыларны бик теләп каршы алып тордылар. 

Быел күргәзмә-конкурста катнашучылар аеруча күп булды — барысы 25 кә җыелды. Беренче мәртәбә катнашучы пенсионерлар да күп иде. 

Бирегә китереп, тезеп куелган төрле яшелчә, жиләк-жимешләр, бакча культуралары (кабак, ташкабак, патессон һ.б.), аш-су тәмләткеч яшел үләннәр, төрле чәчәкләр дисеңме — барысы да күзнең явын алырлык. 

Бакчачылар фантазиягә бай булып чыкты. Яшелчә, җиләкҗимеш, үләннәрдән композицияләр күп иде. Һәркемнең күңеле күтәренке — алтын көзнең аяз, жылы көненә туры килеп, ярашып торды. 

Көзнең яме — өстәлләрдә, дигәндәй, яңа оннан пешкән пироглар, Земфира Рәхимова хәзерләгән кишер торты һәм Гүзәлия Зеленякның кабак торты һәммәсенең дә аппетитларын кытыклады. Алар чынлап та бик тәмле иде. 

Җиңүчеләрне билгеләү өчен 5 кешедән төзелгән жюри составының эше аеруча жаваплы булды. Алар озак киңәшләштеләр, фикер алыштылар. Әмма бер кешегә дә боегып утырырга сәбәп булмады, шул вакыт эчендә сәнгать житәкчесе Олег Корнилов оештырган концерт барысының да күңелләренә хуш килеп, рәхәтләнеп тыңлап, карап утырды. Концерт программасында көзгә багышланган җырлар, шигырьләр башкарылды, биюләр дә күп булды.

Жюри эшен тәмамлап, нәтиҗәләр чыгарып, дипломнар һәм призлар белән килеп чыккач, залда тынлык урнашты. Һәрбер катнашучы дулкынланып нәтиҗәне көтте. Ниһаять, жюри рәисе Роза Хәсәнова җиңүчеләрнең берсе артыннан берсен сәхнәгә чакырып бүләкли башлады. 

25 катнашучының берсе дә дипломсыз һәм бүләксез калмады. Шулай да беренче урынга лаек булганнарны газета битендә дә билгеләп үтик әле. Менә алар: «Яшелчәле шатлык» номинациясендә — Алевтина Логунова, «Чәчәкләр» — Галина Алексеева, «Кулинария даһие» — Земфира Рәхимова (әйтергә кирәк 13 ел рәттән үзенә тиңнәр табылмый, 8 төрле пирог, кишер торты, яшелчә икрасы һ.б.), «Көзге куаныч» — Светлана Корнилова һәм Гөлфия Шиһапова, «Банкадагы җәй» — Любовь Петрянкина, «Көзге вернисаж» — (бу номинациягә 2 урын билгеләнде. Тәслимә Шәкүрова һәм Изге Иоанн Кронштадский храмының архирей ярдәмче хуҗалыгы, «Яшелчә могҗизасы» — Мөнҗия Хәлимова, «Көзге фантазия» — Раилә Мавликова, «Яшелчә муллыгы» номинациясендә — Александр Карпов (аның хәтта пылау өчен махсує сары кишере дә бар иде) җиңү яуладылар. 

Калган 14 катнашучы икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Һәрбер катнашучы дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. 

Бу 13 ел рәттән оештырып һәм үткәрелеп килгән күргәзмәдән барысы да күтәренке күңел, канәгать булып, яхшы кәефләр теләп, бер-берсен уңышлар белән котлап таралышты.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы җитәкчесе.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев