Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада контрактчыларны туплау дәвам итә

Сигезенче июльдә Түбән Камадан 16 ир-егеттән торган төркем контракт буенча хәрби хезмәткә китте.

Егетләрнең ниятләре җитди. Ә вәгъдә ителгән югары түләүләр, аларга тылда барысы да яхшы булачагына ышаныч бирә. 

Булачак сугышчыларны озатырга туганнары, махсус хәрби операция ветераннары, хакимият вәкилләре, волонтерлар килде. Территориаль җирле үзидарә рәисе Лариса Орлова, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, хәер-фатыйхасын бирде: «Егетләр, барыгызның да исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Без җиңәчәкбез. Рәхмәт сезгә», — диде ул. 

Контрактны имзалаган һәркем акчалата түләүләр алды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ул түләүне арттырдылар. Хәзер сумма 1,5 миллион сум тәшкил итә. 

Бу сумма республикадан — 1,05 миллион сум, РФ Оборона министрлыгыннан — 195 мең, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300 мең сумга кадәр түләүләрдән җыела.

Югары түләү алу өчен контрактка 2024 елның 31 июленә кадәр кул куярга кирәк. Мондый түләүләргә махсус хәрби операция сугышчылары сафларын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, яшәү урыннары кайда булуга карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да ия була ала. Башка илләр гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм итәчәкләр. Контракт төзегән һәм медицина тикшерүе үткән вакытта торак һәм азык-төлек бирелә. Хезмәткә рәсмиләштерү үзе берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр генә вакыт ала. 

Яңа контрактчы-патриотларга, финанс ярдәменнән тыш, барлык республика һәм федераль ташламалар, һәртөрле ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр, аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакларын түли, кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Җирле хакимият сугышчы гаиләләрен үз карамагына ала. 

«Бернәрсә турында да кайгырмыйча, фронтта Ватаныбызны саклау турында гына уйлагыз. Ә без монда сезнең өчен һәм якыннарыгыз өчен барлык йөкләмәләрне үтәячәкбез», — дип ассызыклады НМР Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов. 

Контрактчыларны туплау дәвам итә. Хәзер махсус хәрби операция зонасына медицина хезмәткәрләре, пилотсыз очу аппаратлары операторлары, шоферлар, артиллеристлар кирәк. Контракт хезмәтенә сайлап алу пунктларында теләүчеләргә һөнәр һәм хәрби часть сайларга ярдәм итәчәкләр. Хәзерге вакытта яңа территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк «Бытыр» батальонына хезмәткә ир-егетләр җыю дәвам итә. Алар хәрби операция зонасына китәр алдыннан, кирәкле әзерлек курслары узачак. Сугышчылар Оборона министрлыгының төрле бүлекчәләрендә хезмәт итәчәкләр. 

  • Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, Татарстан шәһәрләре, муниципаль районнары һәм предприятиеләре ярдәм чараларын исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат heroes-tatarstan. ru яисә 117 телефоны яисә +7 917 292-26-12, +7 965 589-78-50, +7 965 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча белешергә була.

Александр Халин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев