Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада кирәкмәгән әйберләрне җыю өчен контейнерлар куелган урын адреслары аталды

Контейнерлар «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә куелган.

Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган контейнерлар барлыкка килде.

«Яхшылык эшлә» төркеме волонтерлары сөйләгәнчә, аларны: кирәксез кием, аяк киеме, уенчыклар һәм китаплар җыю өчен куйганнар.

«Сез кирәкмәгән әйберләргә икенче тормыш бирә, табигатьнең пычрануын киметә һәм мохтаҗларга ярдәм итә аласыз», — дип билгеләп үтте алар.

Бүгенге көнгә шәһәрдә барлыгы 5 шундый контейнер урнаштырылган:

Төзүчеләр проспекты буенча 59 нчы йорт янында;
Шинчылар проспекты буенча 11 нче йорт янында;
Корабельная урамындагы 40 нчы йорт янында;
Студентлар урамындагы 32 нче йорт янында;
«Шатлык» сәүдә үзәге янында.

Исегезгә төшерәбез, контейнерлар «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә куелган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев