Түбән Камада киләсе җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар
Киңәшмәдән соң катнашучылар 2025 елга планлаштырылган күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау объектларында булдылар.
Чәршәмбе, 16 апрельдә, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Түбән Камада эш сәфәре белән булдылар, дип хәбәр итә Түбән Кама районара торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Визитның төп максаты: Россия Энергетика министрлыгының 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән боерыгы белән расланган яңа кагыйдәләр нигезендә алдагы җылыту чорына әзерлек турында фикер алышу.
Мәсьәләне норматив таләпләрдәге үзгәрешләргә, торак фондын һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын әзерләүне планлаштыруның яңа алымнарына, шулай ук узган җылылык сезонына әзерлек барышында туган проблемаларны анализлауга багышланган түгәрәк өстәлдә карадылар.
Киңәшмәдә районара инспекцияләр җитәкчеләре, ТР Рәисе Аппараты, ТР Төзелеш министрлыгы, Ростехнадзор, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм торак идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.
Александр Тыгин җылыту сезонына вакытында һәм үтә күренмәле әзерләнүнең мөһимлеген ассызыклады, бигрәк тә яңа федераль таләпләрне исәпкә алып. Әзерлек, планнарны килештерүне, әзерлек актларын рәсмиләштерүне һәм җылылык белән тәэмин итүче оешманың бәяләмәсен узуны да кертеп, техник һәм документаль яктан расланырга тиеш.
Киңәшмәдән соң катнашучылар 2025 елга планлаштырылган күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау объектларында булдылар, шул исәптән фасадлары, түбәләре һәм җылылык белән тәэмин итү системалары ремонтланачак йортларда, шулай ук коммуналь авариядән зыян күргән йортта булдылар. Бу торак фондының торышын бәяләргә һәм оператив җавап бирү һәм финанс планлаштыру турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев