Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада йортлар буенча иң яхшы идарәчене билгеләячәкләр

Бәйге үз эшләрен сыйфатлы башкаручы йортлар буенча өлкәннәрне бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Түбән Камада «Лучший старший по дому» дигән бәйге уза. Бәйге 3 этапта үткәрелә, аларның һәрберсендә җиңүчеләр һәм призерлар сайлап алына. Беренче этапта микрорайоннарның Координацион советы конкурсантларны берничә критерий буенча бәяли һәм аларга баллар куя. Шәһәрнең һәр микрорайоныннан йортлар буенча бер өлкән кеше киләсе этапка үтә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Икенче этап идарәче компанияләр дәрәҗәсендә узачак. Катнашучылар үзләренең 2023 елга портфолиосын һәм визиткасын тәкъдим итәчәк, теоретик бәйгедә катнашачак һәм халык белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Һәр идарәче компаниядә призлы урыннар алган катнашучылар өченче этапка чыгачак, ул 1 ноябрьдә Түбән Кама Территориаль иҗтимагый идарә советының туган көнендә узачак.

Бәйге үз эшләрен сыйфатлы башкаручы йортлар буенча өлкәннәрне бүләкләү максатыннан үткәрелә. Шулай ук аларның халык, подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр белән хезмәттәшлеген яхшырту да максат итеп куела.

Бәйгене Түбән Кама Башкарма комитеты Территориаль иҗтимагый үзидарә совет рәисләре, идарәче компанияләр һәм подряд оешма директорлары белән берлектә оештыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев