Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада иномарка йөртүчесе юл читендә торган берничә машинаны бәрдергән

Машина йөртүче исерек булган һәм качарга тырышкан.

Түбән Камада чит ил машинасы йөртүчесе парковкаланган автомобильләрне бәрдергән, берничә машина зыян күргән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Химиклар проспектындагы 90 нчы йорт янында булган. Аларның сүзләренчә, машина йөртүче исерек булган һәм качарга тырышкан.

Авария урынына ЮХИДИнең ике экипажы һәм ашыгыч ярдәм килде, дип хәбәр итә Түбән Кама шоферлары.

Моннан тыш, бу авария алдыннан иномарка йөртүчесе Вахитов проспекты, 14, 16 һәм Химиклар проспекты, 88 ишегаллары буйлап зур тизлектә машинасын куып йөргән һәм тагын бер машинаны бәрдергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев