Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада июль башында кайбер йортларда берничә көнгә кайнар су бетерелә

Сүндерү ремонт эшләре белән бәйле.

Түбән Каманың Яшьлек һәм Менделеев урамнарында җылылык челтәре участогында ремонт эшләре алып барылачак. Бу хакта Түбән Кама районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә 3 июль 08:00 сәгатьтән алып, 7 июль 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге торак йортларга кайнар су бирү туктатылачак:

  • Химиклар проспекты буенча: № 2, 4, 6, 6А, 8, 8А, 12, 12А, 12Б, 14, 14а, 14б, 14в, 16, 16Б, 16Г;
  • Вокзальная урамы буенча: № 28, 30, 32, 34, 36, 38;
  • Яшьлек урамы буенча: № 33, 35, 37;
  • Шулай ук 19 нчы мәктәптә, 39 нчы, 40 нчы, 47 нче балалар бакчаларында.

Менделеев урамында җылылык челтәре участогында агымдагы ремонт үткәрү сәбәпле, 3 июль 8:30 сәгатьтән алып, 7 июль 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге торак йортларда кайнар су булмаячак:

  • Шинчылар проспекты буенча: № 47, 51, 53, 55, 57, 61, 63, 46, 56, 64/29, 66, 71, 73, 79, 67, 69, 75, 81;
  • Менделеев урамы буенча: № 24а, 32, 32Б, 34, 36, 36А;
  • Бызов урамы буенча: № 3, 5, 5а, 7, 7А, 7Б, 9, 6, 10, 11, 11А, 12, 13, 14, 16, 15, 17,18, 22, 22А, 24, 24а, 24Б, 26, 28, 30, 32;
  • Урман урамы буенча: № 27, 43, 45;
  • Химиклар проспекты буенча: № 81/24, 83, 87, 95, 97, 99.

Шулай ук 5 нче, 7 нче, 21нче, 25 нче мәктәпләрдә, 3 нче спорт мәктәбендә, 35 нче лицейда, Кан салу станциясендә һәм Хатын-кызлар консультациясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев