Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Яшьләр көнен үткәрү программасы билгеле

Бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланачак.

Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәрит Шәяхмәтов «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Камада Яшьләр көнен үткәрү программасы белән тыныштырды. 

Яшьләр көне 24 июньдә өч мәйданчыкта: «Кояшлы Алан» паркы, «Айда» экстрим-паркы һәм Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда билгеләп үтелә.

«Кояшлы Алан»

  • 12.00-17.00 — воркаут буенча ярышлар;
  • 14.00-17.00 — балалар өчен күңел ачулар (аквагрим, куллар белән рәсем ясау, хәрәкәтчән уеннар, концерт);
  • 15:00 — сугыш сәнгате фестивале (кудо, Тай боксы һәм киокусинкай буенча көрәшләр).

«Айда» экстрим-паркы

12.00-17:30 — экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар.

Яр буе

  • 15:00 — «Сәламәтлек ноктасы» н ачу, анда кан басымын, гәүдә авырлыгын үлчәргә, ВИЧ-анализ тапшырырга, һ. б. мөмкин булачак;
  • 16:00 — мотопрокат мәйданчыгын ачу;
  • 17:00 — «Титаннар» көч сынашуы (герләр чөю, табаларны бөгү, металл болтларны вату, һ. б.);
  • 17:00 — киемнәрне декорацияләү (киемгә рәсемнәр һәм язулар ясау).

Сәнәгать предприятиеләре үзләренең күңел ачу чараларын тәкъдим итәчәк. Болар: мастер-класслар, химия тәҗрибәләре, фотозоналар, бүләкләр.

17:30да төп сәхнәдә концерт башлана. Түбән Каманың «Пикапс» һәм «Тринити» төркемнәре, Казанның «Мингазов» кавер-төркеме, «Виктор» кавер-төркеме чыгыш ясаячак. 

21:00 сәгатьтә сәхнәгә Казахстанның Capetown төркеме чыгачак.

Бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев