Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яшәүченең кулында электрон тәмәке шартлаган

Аңа Үзәк район күп профильле хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннәр.

Түбән Камада яшәүче егетнең кулында электрон тәмәке шартлаган. Аңа Үзәк район күп профильле хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннәр.

1999 елда туган егет башта нәрсә булганын аңламавы, аннары каты авырту тоюы, уч төбе януы турында сөйләгән. Егет кулын салкын су салынган табакка тыккан. Ул шуның белән ашыгыч ярдәм машинасында Түбән Кама Үзәк хастаханәсенә килгән. Клиниканың матбугат хезмәтендә шул хакта сөйләделәр.

Хирургия бүлегендә егетнең икенче дәрәҗәдә пешүе ачыкланган. Табиблар пациентның кулын ренгентка төшергән. Сөякләре сынмаган. Авырту бары тик иртәнгә генә кимегән.

«Пациентның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аның пешкән тиресен алганнар. Хәзер егет күзәтү астында, кулын бәйләп торалар. Аның җәрәхәтләре төзәлүе күзәтелә башлагач тахастаханәдән чыгарачаклар», — дип сөйләде клиника хирургы Роберт Вәлиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев