Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яшәүче 11 кеше Татарстанның «Батыр» исемле яңа отряды составына керде

Барысы да Төньяк диңгез флоты подразделениеләрендә, «Батыр» батальонында хезмәт итәчәк һәм махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәячәк.

«Күп кенә ватандашларыбыз хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларга гуманитар ярдәмнән тыш, мин җиңүгә шәхси өлешемне кертергә телим!» — дип аңлатты Петр (исеме үзгәртелгән), хезмәт итәргә контракт төзү теләген.

Аның белән бергә хезмәткә тагын 10 кеше китте. Барысы да Төньяк диңгез флоты подразделениеләрендә, Татарстан халкы өчен махсус оештырылган «Батыр» мотоукчы батальонында хезмәт итәчәк һәм махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәячәк. Түбәнкамалыларны якын туганнары озатырга килгән.

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та, традицион рәвештә, үз киңәшләрен җиткерде: «Атна саен без хәрби комиссариат ишегалдыннан егетләребезне озатабыз. Аларның кая барганын һәм нинди мөһим карар кабул итүләрен барыбыз да яхшы белә. Кемдер дусты янына, кемдер инде анда булган әтисе яки улы янына бара. Бу егетләр тарихта үз урыннарын алачак. Бик күп нәрсә аларның ныклыгына, кыюлыгына һәм осталыгына бәйле», — диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге шәһәрдәшләребез Ватан сагында торганда, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә, шул исәптән финанс яктан да иминлек вәгъдә ителә.

«Матди ярдәмне барысы да ала, шул исәптән бер елга контракт төзүчеләр дә. Хәзерге вакытта төбәк ярдәме 505 мең сум һәм Оборона министрлыгыннан 195 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелә һәм алар беренче айда ук безнең контрактчыларга күчерелә. Хәрби хезмәткәргә болай да 200-240 мең сум акча түләнә бит әле», — дип төгәлләде Газинур Ситдыйков. 

Өстәвенә, бу суммага муниципалитет ярдәме дә өстәлергә мөмкин. Шулай итеп, июнь һәм июль айларында контрактка кул куйганнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен күп кенә ташламалар каралган. Мондый шартларга сугышчылар үзләре дә шат.

«Без ил мәнфәгатьләрен кайгыртабыз һәм аларның үтәлүе өчен тырышабыз. Шул ук вакытта акча мотивациясе дә артык түгел. Ватаныңа ярдәм итә алуың һәм моның өчен тагын ниндидер акча алу мөмкинлеге булуы бик күңелле», — дип елмайды Петр. 

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында мәгълүматны күбрәк сайтта, 117 телефоны буенча яки түбәндә күрсәтелгән номерлар аша белергә мөмкин: +7 (917) 292-26-12, +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17.

Ландыш Сәярова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев