Түбән Камада «Яшь профессионал» республика конкурсы узды
Конкурста Түбән Кама, Алексеевск һәм Спас районнарыннан килгән мәктәп укучылары — барлыгы 383 кеше катнашты.
Түбән Камада 7 һәм 9 сыйныф укучылары өчен «Яшь профессионал» Х республика һөнәри осталык конкурсы узды.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сөйләвенчә, ул 9 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 37 нче лицей базасында 26 компетенция буенча оештырылган.
Конкурста Түбән Кама, Алексеевск һәм Спас районнарыннан килгән мәктәп укучылары — барлыгы 383 кеше катнашты.
Чара «Кванториум» үзәге тарафыннан оештырылган һәм ТР Мәгарифне үстерү институты ярдәмендә «Укучыларның һөнәри ориентациясе һәм һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүнең республика практикасы: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» V республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында уза.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев