Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яшь педагоглар өчен квиз һәм очрашу булды

Чара яшь белгечләр белән эшләү буенча «Оранжевая перемена» муниципаль проекты кысаларында оештырылган.

Түбән Каманың 36 нчы мәктәбендә «Профессиягә адым: уңышлы старт 2024» дигән педагогик очрашу узды.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сөйләвенчә, чара яшь белгечләр белән эшләү буенча «Оранжевая перемена» муниципаль проекты кысаларында оештырылган.

«Бу проект яңа гына эшли башлаган педагогларга методик һәм тәрбия ягыннан ярдәм итүгә юнәлдерелгән», — дип аңлатты ул.

Хезмәттәшләре белән танышканнан соң, барлык катнашучылар педагогик квизда катнашты.

«Мавыктыргыч интеллектуаль уен һәм коллегалар белән очрашу, уңай хис-кичерешләр калдырып һәм яңа казанышлар өчен мотивация биреп, яңа эшли башлаучы мөгаллимнәрне тагын да ныграк берләштерде!» — дип сөйләде Айдар Гарифуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев