Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада гыйбадәтханә территориясендә чаң манарасы янган

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Түбән Камада дүшәмбе көнне көндез Вокзал урамындагы гыйбадәтханә территориясендә янгын чыккан. Монда аерым торган бүрәнәдән ясалган чаң манарасы янган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында хәбәр 11:42 сәгатьтә алынган. 11:52 сәгатьтә ялкын тулысынча сүндерелә.

Янгынны сүндерүгә 32 кеше һәм 9 берәмлек техника, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 23 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев