Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада цифрлы рәсемнәр бәйгесе игълан ителде

Рәсемнәр 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Түбән Каманың туган көнен бәйрәм итү алдыннан, «Түбән Кама — киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесе игълан ителде. Һәркем бәйгедә катнаша ала. Бәйгене Түбән Кама мәгълүмат үзәге оештыра. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рәсемнәр компьютер графикасы яки ясалма интеллект ярдәмендә ясала, шулай ук рәсемдә Түбән Каманың танылган объекты яки истәлекле урыны булырга тиеш. Эшне киңәйтелгән файл рәвешендә күрсәтергә кирәк *.jpg, *.jpeg, *.png.

Авторлар үз эшләрен электрон почтага җибәрә ала: ic. nk@tatar. ru яки төркем хәбәрләренә.

Рәсемнәр 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәне 22 сентябрьдә ясарга планлаштырыла.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев