Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада БРИКС саммиты алдыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар күрелде

Утырышта 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС илләре саммиты алдыннан куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Советлар йортында террорчылыкка каршы комиссия, хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин рәислегендә оператив төркемнең уртак утырышы булды.

Утырышта 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС илләре саммиты алдыннан куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Руслан Бәдретдинов террорчылык актларын һәм экстремистик күренешләрне булдырмау буенча күрелгән чаралар турында хәбәр итте. Ул шулай ук эчке эшләр органнарына шикле затлар турында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте.

Торак-коммуналь хуҗалык вәкилләренә йортларның чормаларын һәм подвалларын бикләү җайланмалары булу-булмавын тикшерү йөкләнде.

Профилактика максатларында чит ил гражданнарының компактлы яшәү урыннары, шул исәптән хостеллар тикшерелә. Шулай ук алар атна саен «Офицер патруле» чарасы барышында тикшерелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев