Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атнада 38 бала туган

Түбән Камада яңа туган балаларның 11е башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә, 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр, 38 бала туган. Аларның 11е башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә Түбән Кама балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүгенге көндә 1,1 меңнән артык йөкле хатын-кыз хәзер хатын-кызлар консультациясендә исәптә тора. Шул ук вакытта яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 19 сабый һәм 10 әни бар.

Бер атна эчендә район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә — 386, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 67 мөрәҗәгать кабул ителгән.

ОРВИ диагнозы белән поликлиникага 354 бала килгән, 478 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән. 215 пациент стационар дәвалануда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев