Түбән Камада бер атнада 14 кеше инсульт белән хастаханәгә китерелгән
Бу хакта НЦРМБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган атнада барлыгы 1 120 түбәнкамалы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта НЦРМБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше зыян күргән, 14 пациент инфаркт, 14 кеше инсульт белән кабул итү бүлмәсенә китерелгән.
Моннан тыш, 77 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Респиратор авырулар симптомнарына табибларга 107 кеше зарланган, 5 кеше пешкәннән зыян күргән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев