Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Узган атнада «ашыгыч ярдәм» бригадалары Түбән Кама халкын коткарырга 1101 тапкыр юлга чыккан.

Шулай, юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән, инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 10 пациент китерелгән, инсульт белән 20 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә НЦРМБ матбугат хезмәте.

Шулай ук узган атнада 4 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 67 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Табибларга респиратор авыру билгеләренә 93 кеше зарланган.

Узган атнада «ашыгыч ярдәм» бригадалары тарафыннан хастаханәгә 448 пациент китерелгән, шуларның 217се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев