Түбән Камада бер атна эчендә 46 бала туган
Шуларның 14е — башка шәһәрнекеләр.
Түбән Камада узган атнада 46 бала дөньяга килгән, шуларның 14е — башка шәһәрнекеләр.
Район балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә 1,1 меңгә якын көмәнле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 15 сабый һәм 9 әни бар.
Моннан тыш, бер атна эчендә район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 342 мөрәҗәгать, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 77 мөрәҗәгать килгән, ә 396 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук 485 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. Стационар дәвалануда 231 пациент бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев