Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада балалар транспорты парады узды

Яшь машина йөртүчеләр өчен чара «Сабантуй» аттракцион паркында оештырылды.

Яшь түбәнкамалылар каршылыклар полосасындагы ярышларда катнашты, анда үзләренең җитезлекләрен һәм транспорт белән (велосипед, самокат һәм мини-машинка) идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Балалар шулай ук Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре викторинасында катнашып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Инспекторлар балалар белән машина юлында үзеңне ничек тотарга, туктап торган транспорт артыннан ничек чыгарга, юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Моннан тыш полицейскийлар балаларга үзләренең эшләре турында сөйләделәр һәм патруль автомобиле җайланмасы белән таныштырдылар. Теләгән һәркем үзен юл-патруль хезмәте инспекторы ролендә хис итә алды. Малай-кызлар руль артында утырып истәлеккә фото ясады. Парадта катнашучыларның барысы да истәлекле призлар, дипломнар һәм балалар өчен йөртү таныклыклары белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев