Түбән Камада бакчаларга автобусларны 19 апрельдә җибәрәчәкләр
Зур һәм уртача сыйдырышлы 25 автобус йөриячәк.
Түбән Кама районының дача массивларына кадәр пассажир автобуслары 19 апрельдә йөри башлый. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә район башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.
Кама Аланы бакча ширкәтен дә кертеп, 15 маршрут планлаштырылган. Зур һәм уртача сыйдырышлы 25 автобус йөриячәк.
Автобуслар хәрәкәте расписаниесе соңрак бастырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев