Түбән Камада «Җәйге китап фестивале» үтте
Аның программасы ике төп теманы — сәнгать һәм алгарышны үз эченә алды.
30-31 августта Түбән Камада «Сибур» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында икенче тапкыр «Җәйге китап фестивале» үткәрелде.
Фестиваль Лемаев исемендәге скверда, «Җәлил» театр комплексында, «Ковер» яшьләр инициативалар үзәгендә һәм башка шәһәр мәйданчыкларында узды. Аның программасы ике төп теманы — сәнгать һәм алгарышны үз эченә алды. Китап ярминкәсе, лекцияләр, фикер алышулар, яңа китапларны тәкъдим итү, балалар иҗади лабораторияләре, гаилә программасы, китапханәләр хезмәткәрләре өчен һөнәри программа, махсус проектлар, күргәзмәләр һәм башка күркәм чараларга бай булды ул көн.
«Җәлил» театр комплексы каршында, ике көн дәвамында эшләгән «Китап ярминкәсе» ндә 50 дән артык нәшриятның китаплары тәкъдим ителде. Китап сөючеләр әдәбият яңалыклары белән таныштылар, өстәмә бәяләрсез, турыдан-туры китап җитештерүчеләрнең үзләреннән өр яңа китаплар сатып алу мөмкинлеге тудырылды биредә. Шул ук вакытта нәшрият вәкилләре белән шәхсән фикер алышулар да булды. «ТАТМЕДИА», «Татарстан китап нәшрияты», «Юлбасма», «Абрикобукс», «Альпина Паблишер», «Карьера Пресс», «Лайвбук», «МИФ», «Розовый жираф», «Самокат» һ. б. бик күп нәшриятлар үзләрендә дөнья күргән китапларны сатуга куйган. Монда төрле жанрдагы әсәрләр — роман, повесть, шигърият, тарихи-документаль китаплар, комикслар һәм башка бик күп полиграфия басмалары бар иде.
Соңгы елларда китапларны укучы да юк бит инде, дип әйтергә ашыкмагыз Китап ярминкәсендә булып, аны үз күзләре белән күргәннәрнең фикерләре тиз үзгәргәндер. Аллага шөкер, китап укучылар бар икән әле. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итте — китап сайлаучыларның күбесе яшьләр һәм урта буын кешеләре. Шулай булгач, «яшьләр китап укымый» дип сөйләүчеләр дә ялгыша. Чират торып китап алучыларны күргәч, совет заманнарындагы китап кибетләре искә төште.
Китап сайлаучылар арасында берничә кешегә мөрәҗәгать итеп, ярминкәгә карата фикерләре белән уртаклашуларын үтенедем. Үзен Самат Шәйхуллин дип таныштырган берәү: «Без — өлкән буын кешеләре — китап укып үстек. Хәзер китап кибетләренә килеп керсәң, татарча китаплар юк. Яңарак, яхшырак татарча китап булмасмы дип килдем бу ярминкәгә. Менә сайлап йөрим әле», — диде.
75 яшьлек Сания апа да, китапларны игътибар белән карагач, «Казан утлары» журналы белән берлектә «ТАТМЕДИА» чыгарган ике кесә китабын — язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» һәм Вахит Имамовның «Кәнәфи» дигән китапларын сайлады. «Менә боларны алам. Элегрәк бу язучыларның берничә китабын бик яратып укыган идем», — диде.
Фестивальнең белем бирү программасы аеруча бай булды: кешенең галәмдәге казанышлары, архитектура прогрессының ничек баруы турында лекцияләр; заманның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышулар; Түбән Каманың сәнәгать туризмы мөмкинлекләре турында дискуссия һ.б.
Фестиваль барышында Түбән Камада «Смена» заманча мәдәният үзәге рәссамнары резиденциясе йомгаклары буенча төзелгән «Түбән Кама буйлап сәяхәт» балалар иллюстрацияле китабын тәкъдир итү булды. Яңа балалар әдәбияты сәнгате«ндә балалар басмалары турында фикер алыштылар.
«ТАТМЕДИА» китаплар палаткасына куелган китаплар арасыннан иң күп сатылганнары балалар өчен чыгарылган татарча китаплар булгандыр, мөгаен. Матур полиграфик бизәлештәге әкиятләр, «буягычлар», төсле открыткалар да кешеләрне үзләренә җәлеп итте.
Фестиваль барышында, төрле яшьтәге балалар өчен рәсем ясау буенча осталык дәресләре дә үткәрелде. Гомумән, быелгы китап фестиваленең балалар программасы сизелерлек киң иде. Биредә барлык ата-аналарга, балалары өчен борчылмыйча, китаплар сайлап алу һәм лекцияләр тыңлау мөмкинлеге бирелде. Чөнки балаларга осталык дәресләре үткәрү өчен берничә уен зонасы эшләде: төп өлеше «Смена» студиясе укытучысы тарафыннан фестивальгә балалар өчен махсус проектланган һәм төзелгән павильонда узды. Проект кураторлары, педагоглар, рәссамнар һәм балалар иллюстрацияле китаплары авторлары белән берлектә осталык дәресләре һәм иҗади дәресләр үткәрелде.
Осталык дәресләренең төп өлешеннән тыш, фестивальдә иллюстраторлык лабораториясе эшләде, анда теләгән һәркем, рәссам-графиклар һәм балалар китаплары авторлары җитәкчелегендә, үз рәсемнәрен ясый алды.
Әлбәттә, китапларын тәкъдим итү өчен республиканың төрле төбәкләреннән генә түгел, Россиянең күп шәһәрләреннән килгән китап җтештерүчеләр, бу көннәрдә китапларын сатып кына калмадылар, ә үзләренең нәшриятлары, типографияләре, иҗат хезмәткәрләре турында түбәнкамалы китапсөючеләргә күп мәгълүмат та җиткерделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев