Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 95 яшьлек Раиса Владимированы Өлкәннәр көне белән котладылар.

Аны бу бәйрәм белән котларга шәһәр мэры Рамил Муллин килде.

Мэр алып килгән чәчәк бәйләме һәм җылы япма (плед) рәвешендәге бүләге 95 яшьлек тыл хезмәтчәненең күңелен нечкәртте. «Тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт. Барлык ветераннарга да зур рәхмәтләремне җиткерәм», — дип мөрәҗәгать итте тыл хезмәтчәненә Рамил Муллин.

Раиса Владимированы якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән 12 нче микрорайонның ТИҮС рәисе һәм «Шәфкатьлелек» үзәге вәкилләре дә котлады. 

Сугыш елларында Раиса Петровна Мамадыш районының Албай авылы колхозында эшли һәм бар гомерен шунда үткәрә. Бөек Ватан сугышы башланган вакытта 13 яшь була. Әбинең үз балалары юк, бүгенге көндә туганнарыннан да беркем дә калмаган. 

Сигез ел элек пенсионер әбине Түбән Камада яшәүче гаилә тәрбиягә ала. Бүгенге көндә Раиса Владимирова үзен тәрбиягә алган гаиләдә бик бәхетле яши, 95 яшен дә шул гаиләдә каршылаган. 

«Мин аларга сәламәтлек телим, эшләрендә уңышларга ирешсеннәр. Үземне тәрбиягә алган гаиләгә чиксез рәхмәтләрем, биредә миңа бик рәхәт. Мунчага йөртәләр, юындыралар. Тамагым тук, өем җылы», — диде Раиса Петровна. 

«Шәһәрдә авылга караганда шартлар яхшырак. Анда дүрт авылга бер фельдшер, ә шәһәрдә теләгән вакытта «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга була», — дип сүзгә кушылды әбинең опекуннары Татьяна Ильина. 

Ильиннар гаиләсе Р. Владимированы инде сигез ел тәрбияләсә дә, «Пенсионерны тәрбиягә алган гаилә» программасын быел гына рәсмиләштерә, хәзер бу программа кысаларында гаиләгә Раиса Владимированы караган өчен матди түләү белән бүләкләнәчәк.
Максим Липин фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев