Түбән Камада 8 йорт җылылык бирүне көтә
Хәзер бу — иң мөһим һәм өстенлекле юнәлеш.
Түбән Камада шәһәр фатирларына җылылык бирү дәвам итә. Хәзер бу — иң мөһим һәм өстенлекле юнәлеш. 17 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 8 йорт җылытуга тоташтырылмаган.
Бөтен көч авария участокларын ликвидацияләүгә җибәрелгән. Вәзгыять шәһәр администрациясе тарафыннан даими контрольдә тора.
Йортта җылылык булып та, фатирларга кадәр килеп җитмәгән очраклар була. Белгечләр аңлатканча, бу — системага «һава керү» белән бәйле. Мондый очракта мәсьәлә гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәте һәм торак идарәче компанияләре аша хәл ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев