Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 69 нчы яшендә Эчке эшләр министрлыгы ветераны Николай Лученок вафат

Николай Васильевич белән хушлашу иртәгә, 20 сентябрьдә, иртәнге 9.00 сәгатьтә Химиклар проспекты, 15 адресы буенча узачак.

18 сентябрь көнне 69 нчы яшендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераны, отставкадагы милиция полковнигы Лученок Николай Васильевич кинәт вафат булды.

Ул эчке эшләр органнарында хезмәт иткән чорда Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары — җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе вазыйфасын башкара.

Николай Васильевич Төньяк-Кавказ төбәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Ул 10 тапкырдан артык Чечен Республикасына командировкада була, анда аның җитәкчелегендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклауда гына түгел, ә республика территориясен чистарту буенча хәрби хәрәкәтләрдә дә катнаша.

Николай Васильевичның күп санлы хәрби бүләкләре арасында РФ Кораллы көчләре баш командующие Владимир Путинның ике рәхмәт хаты да бар.

Соңгы вакытта Николай Васильевич шәһәр һәм район ветераннары Советы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча Иҗтимагый советы составына да кергән.

Николай Васильевич белән хушлашу иртәгә, 20 сентябрьдә, иртәнге 9.00 сәгатьтә Химиклар проспекты, 15 адресы буенча узачак.

Фото: Түбән Кама администрациясенең рәсми сайты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев