Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 55 һәм 56 нчы маршрутлар өчен «Шинчылар проспекты» тукталышын күчерделәр

Хәзер ул «Панорама» сәүдә үзәге каршында урнашачак.

Түбән Камада Менделеев урамының җөп ягында урнашкан «Шинчылар проспекты» тукталышы күчерелә.

«Нижнекамский общественный транспорт» төркемендә язылганча, хәзер ул «Панорама» сәүдә үзәге каршында урнашачак.

«Әмма хәзерге вакытта анда ремонт белән бәйле рәвештә тукталыш павильоны юк. Ул ремонт эшләре тәмамланганнан соң урнаштырылачак», — дип яза басма авторы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу тукталыш аша 55 һәм 56 нчы автобус маршрутлары уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев