Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 28 июньдә түләүсез юридик ярдәм көне узачак

Кабул итүгә эләгү өчен 8 (8555) 41-71-95 номеры буенча язылырга кирәк.

28 июньдә Түбән Камада «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик консультацияләр уздырылачак.
Түләүсез хокукый ярдәм Бөтенроссия акциясе кысаларында күрсәтеләчәк.

8:00-9:30 сәгатьләрдә ТР Социаль фондының Түбән Кама районындагы клиентлар хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Тәгъзимә Садыйкова, 9:30-11:00 сәгатьләрдә мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Моратова кабул итәчәк.

11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр консультацияне Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Рамил Гарипов, 13:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр — «БТИ РТ» Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова, ә 14 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр — адвокат Валентина Соколова бирәчәк.

Кабул итүгә эләгү өчен 8 (8555) 41-71-95 номеры буенча язылырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев