Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 19 уку йорты төзекләндерелде

Бу максатларга 2,3 млрд сум акча тотылды.

2024 елда Түбән Камада 19 уку йортына 2,3 млрд сумлык капиталь ремонт ясалган. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итте.

НХТИның төп корпусын ремонтлау эшләре башкарылган, бу эшләргә 960 млн сум тотылган. Моннан тыш, педагогика көллияте, 35нче лицей, 43нче балалар бакчасы, медицина көллияте тулай торагы ремонтланган; 7нче мәктәпнең фасады ремонтланган, «балалар экология-биология үзәге» ндә эшләр төгәлләнә, 6нчы һәм 11нче мәктәпләрне капиталь ремонтлауның беренче этабы башкарылган.

«Ике урта һөнәри белем бирү учреждениесендә лабораторияләр һәм остаханәләр капиталь төзекләндерелә, аларда лаборатория һәм технологик җиһазлар урнаштырыла. Сүз «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» һәм «Түбән Кама индустриаль техникумы» турында бара», — диде Игтисамов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев