Түбән Камада 14 сентябрьдә икенчел чимал кабул итә торган 3 пункт ачылачак
Түбәнкамалылар кәгазь, газета, картон, пластик шешәләр, полиэтилен, алюминий банкалар тапшыра ала.
Түбән Камада 14 сентябрьдә «Калдыкларны — керемгә» традицион экологик акция узачак. Шәһәрнең өч урынында икенчел чимал кабул итү пунктлары эшләячәк.
График:
- 10:00 — 10:30 — «Сити Молл» парковкасы;
- 10:45 — 11:15 — Төзүчеләр проспектындагы «Эссен» сәүдә үзәге янындагы парковка;
- 11:30 — 12:00 — «Ковёр» яшьләр үзәге.
Түбәнкамалылар кәгазь, газета, картон, пластик шешәләр, полиэтилен, алюминий банкалар тапшыра ала. Йомырка савытлары, сок тартмалары, обойлар, пыяла, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка пластик кабул ителми.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев