Түбән Камада 13 машина йөртүченең юл кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 100 штрафы бар
Татарстанда андый машина йөртүчеләр барлыгы — 402.
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән йөз һәм аннан да күбрәк штрафлы машина йөртүчеләре булган районнарны атадылар. Исемлекне республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте бастырды.
Беренче урында Казан — монда 222 йөртүченең йөз һәм аннан да күбрәк штрафы бар. Икенче урында — Чаллы — 41 йөртүче, өченче урында — Лаеш районы, анда 15 хокук бозучы исәпләнә.
Түбән Кама районы исә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен йөз яки аннан да күбрәк түләнмәгән штрафлары булган 13 машина йөртүчесе белән антирейтингның дүртенче юлында. Татарстанда андый машина йөртүчеләр барлыгы — 402.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев