Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 113 йортны камералы «акыллы» домофоннар белән җиһазландырдылар

Гади домофоннарны заманчаларына алыштыру буенча эш шәһәрдә өченче ел бара.

Түбән Камада 24нче августка 113 күп фатирлы йорт «акыллы» домофоннар белән җиһазландырылган.

Гади домофоннарны заманчаларына алыштыру буенча эш шәһәрдә өченче ел бара, дип сөйләде «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа домофоннар керү ишеге белән смартфон аша интернет булган теләсә кайсы урыннан идарә итәргә, домофон камерасыннан видеоны реаль вакыт режимында яки архив режимында карарга мөмкинлек бирә, ә кайбер модельләр йөзне танып белү функциясе белән җиһазландырылган, моның өчен бары тик үз фотоңны кушымтага йөкләргә генә кирәк.

Шаронов шулай ук искәрткәнчә, иске домофоннарны «акыллы» га алмаштыру эшләре операторлар акчасына башкарыла, ягъни йортларда яшәүчеләр бернәрсә дә түләми.

Моннан тыш, хезмәт операторлары белән фикер алышулар барышында «Имин ишегалды» программасы кысаларында йорт периметры буенча урнаштырылган домофон һәм видеокүзәтү камералары системасын берләштерүче бер кушымта турында килешү төзелде.

«Болар барысы да безнең халык өчен куркынычсыз, уңайлы ишегалды булдырачак», — ди Максим Шаронов.

Фото: Максим Шаронов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев