Түбән Кама халкына җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары турында искә төшерделәр
9 сентябрьдән гидравлик сынаулар башлана.
Түбән Камада җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәреләчәк. Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә искә төшерделәр.
Шулай, 7 сентябрьдә 18 сәгатьтән алып 9 сентябрь 8 сәгатькә кадәр шәһәрдә магистраль җылылык үткәргечләрнең ныклыгына һәм тыгызлыгына гидравлик сынаулар үткәреләчәк. Шуның аркасында «Город-1», «Город-2» һәм М-3 җылылык үткәргечләре буенча җылылык ташучы суытылачак.
Ә 9 сентябрьдә иртәнге сәгать сигездән алып 15 сентябрьгә кадәр гидравлик сынаулар аркасында бөтен шәһәр буенча кайнар су бирү туктатылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев