Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама волонтерлары түбәтәй кигән 85 яшьлек бабайны эзлиләр

Эзләүдә катнашырга теләүчеләрне оештыручылар 14:30 сәгатьтә Совет урамындагы 12 нче йорт янында көтәчәк.

Түбән Камада 85 яшьлек Рәшид Сафинны эзлиләр. Бу хакта «След» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Рәшид Сафин 30 июньдә төнге сәгать өчләр тирәсендә Красный Ключ бистәсендәге Совет урамындагы 21 нче йорттан чыгып киткән һәм шуннан бирле аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Бабайның өстендә — ак күлмәк, кара чалбар, өйдә йөри торган тапочки һәм кара түбәтәй, свитер һәм башлык. Буе — 173 сантиметр, чал чәчле һәм чал мыеклы.

Эзләүдә катнашырга теләүчеләрне оештыручылар 14:30 сәгатьтә Совет урамындагы 12 нче йорт янында көтәчәк. Кием: үзең белән жилетлар алырга. Элемтә өчен: 8 (987) 221-54-23.

Моннан тыш, югалган кеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 102 яки 8 (917) 261-91-71 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев