Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама волонтерлары грант акчасына МХОда катнашучыларның балалары өчен бәйрәм үткәрәчәк

Түбән Каманың «Добрые сердца» төркеме волонтерлары грант конкурсында җиңү яулады.

Инде ике елдан артык бу битараф булмаган түбәнкамалылар МХОда катнашучыларга һәм аларның туганнарына төрлечә ярдәм итә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле биредә 1 423 контрактчы ярдәм алган. Волонтерлар даими рәвештә алгы сызыкта булган солдатларга да булышып тора.

Шушы көннәрдә «Добрые сердца» төркеме волонтерларының грант отуы билгеле булды. 860 мең сумны патриотик чараларга тотачакбыз, ди Лариса Орлова.

«Аҗаган» үткәрәчәкбез, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итәчәкбез, мобилизацияләнгәннәрнең һәм контрактчыларның балалары өчен яңа ел чарасы, шулай ук һәлак булган хәрбиләр истәлегенә нәфис сүз конкурсы үткәрәчәкбез«, — дип билгеләп үтте 6,7,8 нче микрорайон үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Акчаның бер өлешен «коры душ» өчен тукыма һәм маскировка челтәрләре сатып алуга сарыф итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев