Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама Татарстанның иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә керде

Бу РФ Төзелеш министрлыгы экспертлары тарафыннан администрация һәм зур сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән СИБУР компаниясе эшенә югары бәя.

Түбән Кама шәһәр мохите сыйфаты индексы рейтингында Татарстанның зур шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Россия Төзелеш министрлыгы рейтингы 2024 ел нәтиҗәләре буенча торак пунктларның уңайлылык һәм үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин Телеграм-каналында хәбәр итте.

Бу РФ Төзелеш министрлыгы экспертлары тарафыннан администрация һәм зур сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән СИБУР компаниясе эшенә югары бәя.

«Һәрьяклы үсеш буенча уртак программаларыбыз нәтиҗәсендә бер ел эчендә без 27 баллга үстек һәм мөмкин булган 360 баллның 242сен җыйдык. Бу безнең юллар, йортлар, ишегаллары, яшелләндерү, шәһәрне тулаем төзекләндерү», — дип язды Рамил Муллин.

2024 елда индексны исәпләүдә 1116 шәһәр катнашкан. 6 категориянең һәркайсы (торак, яшелләндерелгән киңлекләр, социаль-ял итү инфраструктурасы, урам-юл челтәре, иҗтимагый-эшлекле инфраструктура һәм гомумшәһәр киңлеге) 6 критерий — иминлек, уңайлылык, экологик яктан чиста булу, тәңгәллек һәм төрлелек, заманчалык һәм актуальлек, идарә итүнең нәтиҗәлелеге буенча бәяләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев