Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама табибы гөмбә белән агулану билгеләре турында сөйләде

Кайбер гөмбә төрләре өлкәннәргә караганда балалар өчен күпкә куркынычрак.

Урман — шәһәр шау-шуыннан еракта ял итү өчен менә дигән мөмкинлек! Дистәләгән мең шәһәр кешесе урманга гөмбәгә йөри. Ләкин гөмбәләрнең агулылары да була, шуңа күрә аларны җыйганда саграк һәм игътибарлы булырга кирәк. 

Дөньяда гөмбәләрнең 100 меңгә якын төре бар, шулардан 10 меңгә якыны эшләпәле гөмбәләр. Россиядә гөмбәләрнең 2 мең төре үсә, шулардан 300 е генә ашарга яраклы.

Агулы гөмбәләрне кулланган очракта кеше организмы төрлечә зарарланырга мөмкин, аларның кайберләре хәтта үлемгә китерә. Составларында агулы матдәләр (авыр металлар, пестицидлар, радионуклидлар) туплану нәтиҗәсендә, алар сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. 

Гөмбәләрне юл буйларыннан яки сәнәгать зоналарында җыярга ярамый. 

Бик эссе көннәрдә дә гөмбә җыймагыз. Эсселек аркасында ашарга яраклы гөмбәләрнең дә яртысыннан артыгы агулыга әйләнә. Кайбер гөмбә төрләре өлкәннәргә караганда балалар өчен күпкә куркынычрак. Шуңа күрә балаларга хәтта «яхшы» гөмбә куллануны да чикләргә кирәк. Статистика буенча, гөмбә белән агуланган 100 баланың 5-6сы үлә, ә 25-30ы гомерлеккә инвалид булып кала. 

Бәхеткә, 2024 елда Түбән Кама районында гөмбә белән агулану очраклары теркәлмәгән. 

Гөмбә ашап агулануның беренче билгеләре ашаганнан соң — 2-3 сәгать эчендә, аксыл поганкалар белән агуланганда — 6-12 сәгатьтән соң барлыкка килергә мөмкин. Мөмкин булганча, агулануга китергән үсемлек яки гөмбә калдыкларын сакларга кирәк.

Агулануның билгеләре: гомуми хәлсезлек, берничә тапкыр косу һәм эч китү, кайчакта тән температурасы күтәрелү, кискен эч авырту, баш әйләнү, баш авырту, йөрәк тибеше акрынаю, салкын тир бәреп чыгу, күрү сәләте кимү, саташу һәм галлюцинацияләр, көзән җыеру һ.б. 

Гөмбәләр белән агуланганда, «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче беренче ярдәм: 
ашказанын җылы су белән юдырырга, эчәргә яраклы сода яки зәгыйфь (алсу төстә) марганцовка эремәсе белән юдыртырга кирәк; эчәклекне чистарту өчен эчкә эч йомшарткыч — кастор мае, яки күкерт кислотасы магнезиясе (инглиз тозы) бирәләр һәм клизма куярга; авыруга 2-5 төймә активлаштырылган күмер бирергә; организмның сусызлануын булдырмау һәм сусавын киметү өчен авыруга бераз тозлырак салкын су, салкын каты чәй, кофе яки сөт эчертергә кирәк. Бернинди спиртлы эчемлек кулланырга ярамый, чөнки алкоголь канга гөмбә агуларын сеңдерергә ярдәм генә итәчәк. Авыруны табиб килгәнче караватка яткырырга, аякларына һәм корсагына җылыткычлар куярга кирәк.

Ә иң яхшысы белгән гөмбәләрне генә җыярга кирәк. 

Урманга гөмбәгә барганда шунысын да истә тотыгыз: анда кешене тагын башка бик күп куркынычлар да сагаларга мөмкин. Гөмбәчеләргә кыргый җәнлекләр, талпаннар, еланнар, агулы үсемлекләр дә очрый; шулай ук урманда адашу куркынычы да бар. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Илмир Вазиков, медицина профилактикасы буенча табиб, «Җәмәгать сәламәтлеге үзәге һәм медицина профилактикасы» оешмасының бүлек мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев