Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама табибы эсседә туклану буенча киңәшләрен бирде

Елның эссе чоры — ял итү, табигатькә сәяхәткә чыгу вакыты гына түгел.

Җәйге эсселек кеше организмы өчен зур сынау да әле. Һаваның югары температурасы йөрәк-кан тамырлары системасына гадәттән тыш йөкләнеш бирә, еш тирләү сусызлануга һәм микроэлементларны югалтуга китерә. Шуңа күрә эссе вакытта берничә гади кагыйдәне истән чыгармау мөһим. 

Ашаганда җиңел һәм файдалы ризыкларны сайлагыз. Җәй көне яшелчә, җиләк-җимешләр, аксымлы ризыклар, боткалар һәм сөт продуктлары кебек җиңел һәм файдалы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Яшелчәләр һәм җиләк-җимештә витаминнар, минераллар һәм су күп, бу организмда су балансын сакларга булыша. Аксымлы продуктлар организмны энергия һәм кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Боткалар углевод, витамин һәм минераллар чыганагы булып тора. Сөт продуктларында кальций бар, ул кояш тәэсирендә җитештерелгән D витамины белән бергә яхшырак үзләштерелә. 

Июльдә — кыяр һәм помидор, гөлҗимеш, яшел борчак, фасоль, чия, крыжовник, кара җимеш; августта нектариннар, яфраклы чөгендер, карбыз, слива, барлык төр кәбестәләр, кара карлыган, сырганак өлгерә. Җәйге диета өчен салат — иң яхшы ризык, аны майонез белән түгел, ә үсемлек майлары, каймак, өй йогурты кушып болгатыгыз. Өстәлгә китерер алдыннан кушсагыз яхшырак. 

Эссе көннәрдә безнең матдәләр алмашы акрыная, шуңа күрә еш, ләкин кечкенә өлеш белән ашау мөһим. Ашауны көненә 5-6 тапкырга, шул исәптән иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм алар арасында тамак ялгап алуларга бүлү киңәш ителә. 

Җәй көне югары температура һәм актив тирләү аркасында, безнең организм күп сыеклык югалта. Шуңа күрә, сусызлыкны булдырмас өчен, суны еш эчү мөһим. Сусау хисе барлыкка килгәнче үк организмдагы сыеклык запасын вакытында тулыландырырга киңәш ителә. Сусау һәм тамак кибү организмның сусызлануын күрсәтә, моңа юл куелмаска тиеш. Һәр сәгать саен ярты стакан су эчәргә кирәк. Иртәнге ашка кадәр бер стакан чиста су эчү белән башларга киңәш ителә. 

Җәен яшел чәй, үлән чәйләре, яңа җиләк-җимеш компотлары кебек җиңел тоник эчемлекләр кулланырга мөмкин. Бу эчемлекләр сусауны канәгатьләндерергә һәм өстәмә витаминнар һәм минераллар алырга ярдәм итәчәк.

Тоз куллануны чикләгез. Яшелчәләрнең табигый тәменнән ләззәт-ләнегез. Туклану режимын саклагыз. Эссе көннәрдә төп ризыкларны иртән һәм кичкә күчерү яхшырак, ә көндез җиңел яшелчә, җиләкҗимеш һәм күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Бу организмны артык эсседән саклаячак һәм кирәкле матдәләр белән тәэмин итәчәк. 

Илмир Вазиков, медицина профилактикасы буенча табиб, «Җәмәгать сәламәтлеге үзәге һәм медицина профилактикасы» оешмасының бүлек мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев