Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама табибларының виртуаль ярдәмчесе барлыкка килде

Яңа килгән белгечләргә кадрлар бүлегендә чат-ботка керү мөмкинлеге бирелә.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең яшь белгечләре өчен виртуаль ярдәмче булдырылды. Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чат-ботның барлык яңа кулланучыларын баш табиб сәламли.

«Табиблар, шәфкать туташлары, кече медицина персоналы һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә эшли башлаган һәркем коллектив белән махсус программа ярдәмендә таныша ала», — дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Яңа килгән белгечләргә кадрлар бүлегендә чат-ботка керү мөмкинлеге бирелә. Аның ярдәмендә яшь белгечләр медицина тикшерүен, куркынычсызлык техникасы буенча өйрәнүләрне ничек тиз узарга, баш табибка ничек сораулар бирергә икәнен белә ала.

«Яңа чат-бот ярдәмендә белгечләр командага тиз һәм нәтиҗәле кушылып китү мөмкинлеге ала, барлык кирәкле документларны рәсмиләштерергә, хастаханә администрациясе белән танышырга һәм тулы күләмдә эшкә керешергә мөмкинлек бирә», — дип белдерде хастаханәдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев