Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама сугышчысы тылдан күрсәтелгән ярдәмне билгеләп үтте

«Борода» позывнойлы сугышчы фронтка үз теләге белән бер ел элек киткән. Хәзер ул туган шәһәре Түбән Камага ялга кайткан.

Ул кайтуга ук волонтерлар белән күрешергә һәм ярдәмнәре — гуманитар йөк, фронтка җибәргән машиналар өчен аларга рәхмәт әйтергә «Ролис» үзәгенә килде.

Фронтка ничек китүе турында сүз чыккач: «Башта якыннарым анда баруыма каршы булдылар. Әлбәттә, хатыным һәм әнием бик авыр кичерде. Без бит әле хатыным белән июль башында гына язылышкан идек, ә 22 сендә мин китеп бардым. Озатканда бик нык елады, билгеле. Хәзер күнде инде, көтә», — дип искә ала «Борода». 

Сугышчы хәзер яралану буенча ялда. Мина шартлау нәтиҗәсендә, кулы нык сынган. Беренче операцияне аңа алгы сызыктагы госпитальдә ясаганнар. Хәзер икенче операцияне Татарстанда ясаячаклар. «Беренче мәртәбә алган җәрәхәтем җиңел иде — ул чакта Украина ягыннан атылган артиллерия снаряды кыйпылчыгы тиде. Ә икенче ярам май аенда булды, анда мина шартлап, кулымны терсәктән сындырды, аякны да җәрәхәтләде», — дип аңлатты «Борода».

Бер километрдан артык араны ут астыннан үтеп, сугыш кырыннан ул үзе чыга. Мондый вакытта авырту турында уйламыйсың, икенче сулыш ачылгандай була һәм яшәргә теләк барлыкка килә, дип сөйли ир-ат. 

«Борода» тылдан күрсәтелгән ярдәмгә аеруча игътибар бирә. «Тыл бик нык ярдәм итә, күп күләмдә «гуманитарка» килә: салфеткалар, маскировка челтәрләре, су һ.б. — болар анда бик кирәкле әйберләр. Бер «тушенка» да гына озак утырып булмый», — ди ул. 

Кулы савыккач, хәрби хезмәткәр кабат фронтка китәргә карар кылган. Анда аны сугышчан дуслары көтә, үз туганыдай якын күргән кешеләрне ничек калдырсын соң?! «Ил өчен, Ватан өчен, әниләр өчен, тормыш иптәше, балалар өчен шунда барырга һәм җиңүне тизрәк якынайтырга кирәк. Егетләргә нәрсә киңәш итәсем килә: безнең бурыч — Ватаныбызны саклау. Белгәнебезчә, монда тылда да дроннар оча һәм Россиягә үтеп керәләр. Менә бөтен көч белән җыенырга һәм кем икәнлегебезне күрсәтергә кирәк дошманнарга», — дип саный «Борода».

Светлана Шумкова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев